ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү


28
гыйнвар, 2023 ел
шимбә

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

27 нче гыйнварда  Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 28 укучы өчен «Ленинград блокадасы турында балаларга» дигән дәрес уздырдылар.

26 гыйнвар көнне Кече Лызи урта мәктәбендә «Наз» халыкка комплеклы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы тарафыннан 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен «Үз-үзеңә карата уңай фикер үстерү» дигән төркем тренинг дәресе үткәрелде.

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркеме әгъзалары "Махсус Олимпия уеннарының Берләшкән Уеннары" кысаларында узган йөзү ярышларында булдылар. 

26 нчы январь көнне   Нөнәгәр мәктәбендә  «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү” темасына  төбәкар семинар булып узды. Семинарда Балтач  районыныӊ   һәм Киров өлкәсе Малмыж районы мәктәпләренеӊ   татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Һәр сабый кыш җитсә: "Кайчан инде күп итеп җепшек кар ява?" – дип зарыгып көтә башлый. Бу юкка түгел, аларның Кар бабай әвәлиселәре килә.  Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәменә генә килә, ә менә Кар бабайны җепшек кар явуга ук ясарга мөмкин. Балаларның бергәләп ясаган Кар бабае яңа дуслары – сабыйларны үз янына җыеп тора, әйтерсең, куанычтан елмаеп тора.

 


26
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Норма җирлегендә әледән- әле максатчан, тәрбияви чаралар уткәрелә. 17 январь көнне Кариле мәчетендә  җирлекнең  "Ак калфак" оешмасы тарафыннан " Мөмкинлекнең чиге юк" темасына  спортта зур жиңүләр яулаган авылдашлар: Габделганиева Чулпанны, Галиева Рузияне, Мөбәракҗанова Лилияне хөрмәтләү булды. Аларны котлап район яшьләр бүлеге җитәкчесе Загидуллин Р., район "Ак калфак" оешмасы әгьзаләр , укытучылары, мәчет имамнары, "Фикердәш" клубы вәкилләре, авылдашлары котладылар һәм буләкләр тапшырдылар.

Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр. 27 гыйнвар, 2023


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International