27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмиәткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә. Бу истәлекле датага багышлап, 26 гыйнвар көнне Балтачнын “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече “Блокада икмәге” дип исемләнгән республика акциясе үткәрде. Ленинград блокадасы корбаннарын бер минут тын калып искә алдылар.