27 нче гыйнварда Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 28 укучы өчен «Ленинград блокадасы турында балаларга» дигән дәрес уздырдылар. Белгечләр балаларга Камалыштагы икмәк нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә аңлатуы, Төньяк башкалада яшәүчеләрнең әхлакый ныклыгы турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында балалар әлеге тема буенча үз белемнәре белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.