Норма җирлегендә әледән- әле максатчан, тәрбияви чаралар уткәрелә. 17 январь көнне Кариле мәчетендә җирлекнең "Ак калфак" оешмасы тарафыннан " Мөмкинлекнең чиге юк" темасына спортта зур жиңүләр яулаган авылдашлар: Габделганиева Чулпанны, Галиева Рузияне, Мөбәракҗанова Лилияне хөрмәтләү булды. Аларны котлап район яшьләр бүлеге җитәкчесе Загидуллин Р., район "Ак калфак" оешмасы әгьзаләр , укытучылары, мәчет имамнары, "Фикердәш" клубы вәкилләре, авылдашлары котладылар һәм буләкләр тапшырдылар.