ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

Программа Татарстан Республикасында 2006 елдан бирле федераль һәм региональ бюджетлардан финанслау шартларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасының Координаторы – Татарстанның Төзелеш министрлыгы, дәүләт заказчысы – ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы эшли.

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

09 февральдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының егерме өченче утырышы узды.

Утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасы Балтач районының 2023 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планы, Салавыч, Урта Көшкәт авыл җирлекләренең җирдән файдалану, төзелеш кагыйдәләрен раслау турында һәм башка җитди мәсьәләләр каралды.

Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

2023 елда физик затлар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы (алга таба – министрлык)физик затлар арасында грантлар конкурсы (алга таба – Конкурс) оештыра һәм үткәрә.

Конкурсның максаты-проектларга ярдәм итү, яшьләрне Татарстан Республикасының социаль һәм икътисадый тормышында актив катнашуга җәлеп итү, яшь гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру.

8 нче февраль көнне Теләче районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын кыз карашы" дип исемләнгән республика бәйгесенең зона туры узды. Безнең районнан 2 номинациядә 3 хатын-кыз катнашты. "Минем язмышым-минем профессиям" номинациясендә социаль хезмәткәр Васильева Маргарита Петровна һәм Эркаева Гөлнара Рузембаевна, "Өченче буын хатын-кыз" номинациясендә​ Валеева Елена Ивановна. Маргарита Петровна һәм Гөлнара Рузембаевна зона бәйгесенең җиңүчеләре булып танылдылар.


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның 8 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында, "Хыял" яшьләр үзәге коллективы Балтач районы оешмалары, предприятияләре һәм учрежденияләре арасында "Керлинг", олимпия төр спорт уенының финалын үткәрде. Финалда: Балтач Башкарма комитеты, ЭПУ “Балтасигаз”, 5нче номерлы балалар бакчасы, Балтач гимназиясе укутучылары , Балтач гимназиясе укучылары һәм Югары Субаш авыл җирлеге командалары көч сынашты .

2023 елның 7 февралендә Балтач муниципаль районының Чепья урта мәктәбендә физик культура укытучысы Г.А Сидоров истәлегенә багышланган «Форпост» мәктәп отрядлары арасында гомумфизик әзерлек буенча ярыш узды.  Әлеге ярышны ачу тантанасында Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А. Ф. һәм «Форпост «җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр үзәге» ДБУ җитәкчесе Камалетдинов Т. Р. катнашты. Ярышта " Маяк»Путин десанты отряды катнашты.

8 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Сильные духом. Читаем книги о разведчиках и партизанах» Бөтенрәсәй акциясенә кушылып, укучыларга А.Н.Печерскаяның «Дети-герои Великой Отечественной войны» китабыннан “Марат Казей”  хикәясе укылды.

 

Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизәләр. Кояш тирәсендә әйләнеп кайткач, җир Төньяк ярымшар белән яктыртуга таба борыла. Мондый вакытта язгы кояш интерфейсы килә-кояш элемтә иярченнәре артына төшкән мизгелләр.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Февраль аенда бөтен дөньяда балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле ике бәйрәм билгеләп үтелә. Алар – Яшь герой-антифашистны искә алу көне һәм Халыкара солдат балалар көне. Шул уңайдан 8 февральдә  Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 6-б сыйныф укучылары катнашында «Прошла через детство война» дип аталган патриотик понарама үткәрелде. Әлеге чарада укучылар герой пионерлар батырлыгы турында мәгълүматлар тыңладылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International