Балтач үзәк балалар китапханәсендә патриотик Панорама үткәрелде

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Февраль аенда бөтен дөньяда балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле ике бәйрәм билгеләп үтелә. Алар – Яшь герой-антифашистны искә алу көне һәм Халыкара солдат балалар көне. Шул уңайдан 8 февральдә  Балтач үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 6-б сыйныф укучылары катнашында «Прошла через детство война» дип аталган патриотик понарама үткәрелде. Әлеге чарада укучылар герой пионерлар батырлыгы турында мәгълүматлар тыңладылар, сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International