2023 елның 8 февралендә "Балтач" ял паркы шугалагында, "Хыял" яшьләр үзәге коллективы Балтач районы оешмалары, предприятияләре һәм учрежденияләре арасында "Керлинг", олимпия төр спорт уенының финалын үткәрде. Финалда: Балтач Башкарма комитеты, ЭПУ “Балтасигаз”, 5нче номерлы балалар бакчасы, Балтач гимназиясе укутучылары , Балтач гимназиясе укучылары һәм Югары Субаш авыл җирлеге командалары көч сынашты .
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын- Балтач башкарма комитеты
2 урын- Югары Субаш авыл җирлеге
3 урын- ЭПУ “Балтасигаз”
Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.