09 февральдә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының егерме өченче утырышы узды.
Утырышның көн тәртибендә Татарстан Республикасы Балтач районының 2023 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру фараз планы, Салавыч, Урта Көшкәт авыл җирлекләренең җирдән файдалану, төзелеш кагыйдәләрен раслау турында һәм башка җитди мәсьәләләр каралды.
Утырышны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.