01.03.2023 елның 13.00 сәгатендә Балтачның «Форпост» үзәге отряды әгъзалары һәм яшүсмерләр белән видеоролик карады. Бу чарада Балтач муниципаль районы гаскәрләре ветераннары лидерлары катнашты.
2 март көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында "Дуслык таулар күчерә" дип аталган бәйрәм үтте. Чарада Карадуган, Түнтәр, Нөнәгәр авылы мәктәпләрендәге коррекцион сыйныфларда белем алучы укучылар һәм аларның әниләре катнашты.
Районыбызда яшь гаиләләрнен торак шартларын яхшырту максатыннан, «Яшьләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә. Бу программада катнашунын төп шарт булып ир белән хатынга 35 яшь тулмаган, гаилә яши торган торак 18 кв.метрдан артмаска тиеш. Әлеге программада катнашучы гаилә Татарстан Республикасының теләсә-кайсы почмагында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокуклы.
Барлык мәгълүматлар буенча сорауларны 8(84368)2-45-96 номерына шалтыратып яки район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә (221 бүлмә) мөрәҗәгать итәргә була.
Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелеңдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – үзе бер могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп, шагыйрь дип атыйлар.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Китап – тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта.
Бүгенге көндә тормышыбыз кәрәзле телефон, компьютерларга бик нык бәйле. Әмма Китап дусны алар алыштыра алмый! Китап – тәрбияли дә, белем дә бирә! Шушы хакыйкатьне аңлап, сабый чактан ук балаларны китапка якынайтырга кирәк. Бу эштә балалар китапларының шулкадәр матур, зәвыклы итеп чыгарылуы да ярдәм итә, алар күз явын алып, үзләрен укырга дәшеп торалар!
Дару-техник чимал, шул исәптән җиләк һәм башка дикорослар җыюны (хәзерләүне) оештыру авыл кешесенә өстәмә керем алырга, каникуллар чорында халыкның, пенсионерларның һәм укучыларның икътисади актив, мәшгуль булмаган өлешен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
1 нче март көнне район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче вазыйфаи затлар белән уку оештырылды. .
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Зәркәнчелек – татарларда бик үзенчәлекле кәсепләрнең берсе, сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгәне. Ул борынгы сәнгать төрләренең берсе санала. Күңелләрен биреп эшләгән кул эшләрендәге һәр бизәктә яшәү шатлыгы, Табигать-Анага ихтирам, тормыш итү-көнкүреш рәвеше – барысы да ачык чагыла.