1 мартта муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфаны биләүче затлар өчен семинар узды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

1 нче март көнне район Советының утырышлар залында муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче вазыйфаи затлар белән  уку оештырылды.                                                 

Көн тәртибе буенча укуда катнашучылар, Республикада коррупцион хокук бозуларның торышы, муниципаль вазыйфаны биләүче затларның, хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу бурычлары һәм 2022 ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү хакында яңалыклар белән таныштылар.

Көн тәртипләре буенча Балтач район прокуроры ярдәмчесе  Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина, Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипованың чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International