Үзәк китапханә әдәбиятчылар очрашуы булды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – кеше йөрәге биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга, яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне нәкъ менә синең күңелеңдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – үзе бер могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп, шагыйрь дип атыйлар.

«Каян килә шигырь?»-

Диеп сорый

Таныш-белеш, дуслар, туганнар.

Әйтә алмыйм, чөнки

Үзем белмим...

Шигырь яза кебек уйчаннар…- дип яза галим, шагыйрь Рифат Җамалетдин улы Корбанов.

Үзәк китапханәнең уку залында нәкъ менә шундый сүз пәйгамбәре – шагыйрь белән очрашу узды. Килгән һәрбер әдәбият сөюче шигъри гөлләмәләр алып кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International