Балалар китапханәсендә библиодесант оештырылды

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Китап – тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта.

Бүгенге көндә тормышыбыз кәрәзле телефон, компьютерларга бик нык бәйле. Әмма Китап дусны алар алыштыра алмый! Китап – тәрбияли дә, белем дә бирә! Шушы хакыйкатьне аңлап, сабый чактан ук балаларны китапка якынайтырга кирәк. Бу эштә балалар китапларының шулкадәр матур, зәвыклы итеп чыгарылуы да ярдәм итә, алар күз явын алып, үзләрен укырга дәшеп торалар!

1 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тәрбияли, белем бирә Китап” дип аталган  библиодесант оештырдылар. Алар 1нче номерлы балалар бакчасына барып, әти-әниләр җыелышында китапның тәрбияви көче, туган телебезне саклауда, тарихыбызны оныттырмауда зур роле турында сөйләделәр.  Үзләре  белән алып килгән китап күргәзмәсе ярдәмендә, яшь үзенчәлекләренә карап, балаларга нинди китап, журналлар туры килүен дә аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International