ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

16 мартта Балтач балалар  сәнгать мәктәбе укучылары Олы  Әтнә авылында "Созвездие-Йолдызлык" XXIII фестиваленең зона Гала-концертында  лаеклы чыгыш ясап призлы урыннар яуладылар

2023 елның 18 мартында махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Галиев Илдар Илдарович истәлегенә чаңгы узышлары буенча эстафета узды.


17
март, 2023 ел
җомга

Балтач район Советы президиумы утырышы

Татарстан Республикасында ел саен «гаилә архивын тапшырыгыз»конкурсы үткәрелә

Татарстан Республикасы  Балтач  район Советы

Бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади

 үсешне фаразлау буенча даими комиссия утырышының

көн тәртибе

2023 елның 17 мартында «Борнак» ҖЧҖ хуҗалыгында Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә семинар-утырышы узды. Әлеге чара кысаларында предприятиенең үзйөрешле техникасына күрсәткеч техник карау үткәрелде, шулай ук язгы кыр эшләрен үткәргәндә хезмәтне саклау мәсьәләләре тикшерелде.

16 мартта «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гамәлдә булган «Волонтер» сәнгать үзәге активистлары тарафыннан, Балтач бистәсендә «Терроризмга ЮК» дип исемләнгән акция үткәрелде.


16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

15 мартта Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясендә «Укытучыларга ярдәм итү һәм педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру формаларының берсе буларак остазлык» темасына уку эше буенча директорлар урынбасарлары өчен семинар узды.

«Өй микротернәкләндерү үзәге» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гузаерова Ясминә гаиләсенә бардылар. 


15
март, 2023 ел
чәршәмбе

14нче март көнне «Хыял» яшьләр үзәгендә өстәл теннисы буенча эшләүче яшьләр арасында соревнование үткәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре:

I урын - Дилүс Вәлиев

II урын - Илназ Гыйльметдинов

III урын - Фагил Әсхәдуллин

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International