«Өй микротернәкләндерү үзәге» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районының «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гузаерова Ясминә гаиләсенә бардылар. Ясминә бик аралашучан һәм ачык кыз, кунакларны һәрвакыт түземсезлек белән көтә. Сөйкемле сөйләшүдән соң, очрашуның төп максатына, ягъни технология кысаларында үсеш һәм коррекция дәресләренә күчтеләр. Бүгенге шөгыль кулларның вак моторикасын, игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерүгә юнәлдерелгән. Шөгыль массаж туплары ярдәмендә кулларны җылытудан башланды, ул Ясминәнең узган дәресләрдән өйрәнгән шигыре белән озата барылды. Балага игътибарлылык һәм хәтер өчен уеннар тәкъдим ителде. Шөгыльдән соң, Ясминә социаль эш буенча белгеч белән бергә әзер тозлы камырдан әнисенә бүләк итеп йөрәк формасындагы фигураны ясап вак ташлар белән бизәде. Ә әни шул арада үзәкнең психологыннан бик күп файдалы тәкъдимнәр һәм киңәшләр алды. Мондый очрашулар һәрвакыт бик файдалы уза һәм тулаем гаиләгә уңай йогынты ясый. Ясминә һәм аның әнисе белгечләргә килүләре өчен рәхмәт белдерделәр, ә бала киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәчәген әйтте!