2023 елның 17 мартында «Борнак» ҖЧҖ хуҗалыгында Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә семинар-утырышы узды. Әлеге чара кысаларында предприятиенең үзйөрешле техникасына күрсәткеч техник карау үткәрелде, шулай ук язгы кыр эшләрен үткәргәндә хезмәтне саклау мәсьәләләре тикшерелде.
Көн тәртибендә техниканың әзерлеге, язгы чәчү кампаниясен хезмәтне саклау таләпләрен үтәп, кыска вакыт эчендә башкару, тармакта хокук бозулар аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары һәм хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында актуаль мәсьәләләр каралды.
Семинарга йомгак ясап, язгы кыр эшләрен башкарганда хезмәтне саклау кагыйдәләренә, барлык хезмәткәрләрнең җитештерү дисциплинасына аерым игътибар бирү зарурлыгы турында әйтелде.