15 мартта Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуван гимназиясендә «Укытучыларга ярдәм итү һәм педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру формаларының берсе буларак остазлык» темасына уку эше буенча директорлар урынбасарлары өчен семинар узды. Семинарда катнашучылар остаз һәм яшь укытучыларның ачык дәресләрендә булдылар, гимназиянең белем бирү мохите белән таныштылар, «Эффектив остаз» эшлекле уенында актив катнаштылар. Урынбасарлар мәктәптә остазлык эшчәнлеген оештыру өчен кирәкле теоретик белем һәм практик күнекмәләр алдылар.