ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2023 ел
якшәмбе

30 март көнне "Созвездие-Йолдызлык -2023" республика фестивале кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелә торган "Без талантлар эзлибез" фестиваленең гала-концерты узды.

Талантлы балаларыбызга, йолдызларны әзерләүдә көч керткән остазларга зур рәхмәт! Ел саен матур, үзенчәлекле чыгышларыгыз белән сөендереп торыгыз.


1
апрель, 2023 ел
шимбә

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Ду сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)


31
март, 2023 ел
җомга

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

2023 елның 30 мартында «Хыял»  яшьләр үзәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Талантлар эзлибез» дип исемләнгән чара үткәрде. Талант- ул кыйммәтле бүләк. Кайберләре җырларга, биергә ярата, икенчеләре рәсем ясарга, иҗат итәргә ярата.

 

Бик күп әкиятләрнең герое Соры Бүре безнең әкиятебездә бер дә явыз түгел, аның кабартмалар ашап, тамагы туйган. Кызыл Калфакны да ашарга теләми ул, ә аңа ияреп, балалар китапханәсенә килгән.

28 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә Халык җыр hәм бию «Балкыш» ансамбленең иҗат кичәсе үтте. Җитәкчеләре Асадуллина А.А., Хәсәнов Р.М., концертмейстер Фаезов Р.Х.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Консультацияләр-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

25 март көнне «Балтач» үзәк паркта кышны озату бәйрәме — «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Ел саен үткәрелүче бу бәйрәмебез быел да ямьле, күтәренке рухта, балаларның шат авазына күмелеп узды.

25 марттан 2 апрельгә кадәр  Россиядә Балалар китабы атналыгы  үтә. Әлеге атна кысаларында 30 март көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Китаплы яз” дип аталган бәйрәм иртәсе үтте. Чарада Балтач Үзәк мәчете каршында эшләп килүче “Әс-сәләм” тәрбия үзәгенә йөрүче сабыйлар катнашты.    


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Күптән көтелгән каникуллар башланды!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International