Күптән көтелгән каникуллар башланды! Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балаларның ялын оештыру максатыннан «Волонтер» ирекле үзәге активистлары белән берлектә «Дусларча кул тотышыйк» дигән тренинг элементлары белән коррекцион дәрес үткәрделәр. Дәрес барышында 7 бала «Әйдә танышыйк» күнегүендә катнашты. Балалар ышаныч телефоны турында белемнәрен яңартты, тематик плакат ясаганда рәсем ясау сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук дәрестә катнашучылар кулларының җитезлеген һәм төркемнәрдә эшләү осталыгын күрсәтеп, бөртекләрдән аппликация ясадылар.