2023 елның 30 мартында «Хыял» яшьләр үзәге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Талантлар эзлибез» дип исемләнгән чара үткәрде. Талант- ул кыйммәтле бүләк. Кайберләре җырларга, биергә ярата, икенчеләре рәсем ясарга, иҗат итәргә ярата.
"Фикердәш" клубы әгъзалары өйдә әзерләнеп килгән кул эшләре белән таныштырдылар һәм үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Чара чәй табыны артында дәвам итте .Өстәл артында караоке җырлап,биеп күңел ачтылар. Әлеге чараны оештыруда ярдәм иткәне өчен "Фикердәш" клубы җитәкчесе Чулпан Габделганиевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.