25 март көнне «Балтач» үзәк паркта кышны озату бәйрәме — «Нәүрүз» бәйрәме булып узды. Ел саен үткәрелүче бу бәйрәмебез быел да ямьле, күтәренке рухта, балаларның шат авазына күмелеп узды. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде, матур җырлар белән үрелеп дәвам итте. Балаларны төрле уеннар белән кызыксындырдылар. Кайнар табада пешеп чыккан бәйрәм коймагы, самоварда кайнаган чәй бәйрәмне тагы да күңеллерәк итте.