Районыбызның оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләр күмәкләшеп эшли дә, ял да итә беләләр.
"Сабантуй" ял паркы бәйрәмнәргә ялт итте.
18 марттан Россиядә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең дүртенче сезоны старт алды, аның максаты-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр кеше истәлегенә бөтен ил һәм чит илләрдә 27 миллион агач утырту.
27 апрель көнне Смәел авыл китапханәсендә, Г.Г.Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта мәктәбенең 4нче класс укучылары катнашында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча “Тукай белгечләре” интеллектуаль уены үткәрелде. Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырь,әкиятләрен иллюстацияләрдән танып белү, кара тартмадагы предметның кайсы герой белән бәйле икәнен әйтү, шигырьләрне өзекләреннән танып белү биремнәрен балалар активлык күрсәтеп башкарып чыктылар.
27 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә якташыбыз, ветеран укытучы, оста куллы, изге күңелле, тыңгысыз йөрәкле шәхес, 2022 елда “Безнең заман герое” исеменә лаек булган Хәсәншин Госман Гомәр улы белән очрашу кичәсе үтте.
Халыкара бәйсез әдәби премия Глаголица конкурс эшләрен кабул итү турында игълан итә. 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге (шул исәптән) рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърият язучы, шулай ук эсселар, сценарийлар, комикслар, пьесалар, фанфиклар һ.б. чакырыла. үзеңне шулай ук «инглиз теленнән рус теленә сәнгатьле тәрҗемәләр»номинациясендә дә сынап карарга мөмкин.
27 апрель көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында Форпост директоры белән очрашу узды. Ул яшүсмерләргә экстремистик күренешләрне булдырмау турында сөйләде.
26 апрель көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында түгәрәккә йөрүчеләр арасында самбо буенча ярышлар узды. Анда 2008-2015 елгы балалар һәм яшүсмерләр катнашып матур нәтиҗәләр күрсәтте.
26 апрель татар халыкының бөек улы Г. Тукайны дөньяга китергән көн. Тукай шәхесен күпме генә өйрәнсәң дә, күпме генә тикшерсәң дә, төбенә төшеп җитү мөмкин түгел.
25 нче апрельдә Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган тантаналы чарада татар теле һәм әдәбиятыннан X Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныфы укучысы Абдуллина Рәйсә олимпиадада беренче урын алды (укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы). Балтач гимназиясенеӊ 11 нче сыйныфы укучысы Бускина Лилиана олимпиаданыӊ призеры булды (укытучысы Габделганиева Чулпан Мөдәрис кызы). Кызларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Тукай иҗаты. Тукай дөньясы. Бу дөньяны һаман да колачлап бетерә алганыбыз юк һәм бу мөмкин дә түгелдер. Еллар узган саен, без Тукайны яңа яктан ачабыз, иҗатына икенче күзлектән карыйбыз. Тукайның бик күп шигырьләре нәкъ менә бүгенге көннәребезгә, милли һәм сәяси вәзгыятебезгә бөтен рухы белән туры килә.