26 апрель татар халыкының бөек улы Г. Тукайны дөньяга китергән көн. Тукай шәхесен күпме генә өйрәнсәң дә, күпме генә тикшерсәң дә, төбенә төшеп җитү мөмкин түгел. Чөнки ул күпкырлы шәхес. 25 апрель көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Балтач мәктәбе укучылары белән Тукай эзләре буйлап йөрде, аңа бәйле хатирәләрне барлады. Укучылар 3 командага бүленеп "Тукай мәйданы" дип аталган интеллектуаль уенда катнашты.