Смәел авыл китапханәсе «Тукай белгечләре» уенын үткәрде

2023 елның 28 апреле, җомга

27 апрель көнне Смәел авыл китапханәсендә, Г.Г.Гыйльметдинов исемендәге  Смәел урта мәктәбенең 4нче класс укучылары катнашында, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча  “Тукай белгечләре” интеллектуаль уены үткәрелде. Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырь,әкиятләрен иллюстацияләрдән танып белү, кара тартмадагы предметның  кайсы герой белән бәйле икәнен  әйтү, шигырьләрне өзекләреннән танып белү биремнәрен балалар активлык күрсәтеп башкарып чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International