Татар теле һәм әдәбиятыннан X Халыкара олимпиада җиңүчеләре

2023 елның 28 апреле, җомга

25 нче апрельдә  Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәният  үзәгендә узган тантаналы чарада татар теле һәм әдәбиятыннан X Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.   Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныфы укучысы Абдуллина Рәйсә олимпиадада беренче урын алды (укытучысы Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы). Балтач гимназиясенеӊ 11 нче  сыйныфы укучысы Бускина Лилиана олимпиаданыӊ призеры булды (укытучысы Габделганиева Чулпан Мөдәрис кызы). Кызларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International