3 декабрь көнне Кили мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Күңелләрдән күңелләргә җылы алып..." дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Балтачның «Наз» үзәгендә социаль хезмәт алучыларны инвалидлар декадасы кысаларында инвалидлар көне белән котлау традициягә әверелде. Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр аларны котладылар, бүләкләр тапшырдылар һәм бәйрәм чәй табыны оештырдылар.
Смәел авылында яшәүче балачактан инвалид Рәис абый Галимҗановның торак йортын газлаштыру, су кертү һәм канализация эшләре тәмамланды. Бүген без аны 65 яшьлек юбилее белән дә котладык. Документлар тутыруда, котельный төзүдә, җылылык һәм газ үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез!
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Инвалидлар декадасы кысаларында "Наз" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегенә Карадуган авылы үзэшчәннәре концерт программасы белән кунакка килде.
4 декабрьдә Салавыч авылы балалар бакчасында районыбызның күренекле шәхесе, шагыйрә, спорт мастеры, шашка буенча Дөнья чемпионы Чулпан Габделганиева белән бик җылы очрашу булган.
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән