3 декабрь көнне Кили мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Күңелләрдән күңелләргә җылы алып..." дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарага Чулпан Габделганиева җитәкчелегендәге "Фикердәшләр" төркеме һәм Кили авылында яшәүче инвалидлар чакырылды. Кунаклар үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт карадылар, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән табын артында гөрләп барды.