ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Кеше гомере истәлекле вакыйгаларга бай. Шуларның иң мөһиме – паспорт алу, үз илеңнең тулы хокуклы гражданины булудыр. Районыбызда 14 яше тулганнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру матур традициягә әверелде. 26 октябрь көнне район ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарыбызга паспорт тапшырылды. Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәр укучыга матур теләкләрен җиткезеп, укуда да,  хезмәттә дә сынатмауларын, районыбызның чын патриотлары булып үсүләрен теләде.Яшь балтачлыларга киләчәктә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез!
2015 елның 27 октябрендә “Социаль туризм» кысаларында  “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләндерү узучы  пенсионерлар hәм инвалидлар Арчадагы Кырлай авылындагы “Тукай-Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
26 октябрь көнне Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Салавыч мәдәният йортыннан үзешчәннәр хәйрия концерты белән килделәр.

26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
24 нче октябрь көнендә Түбән Ошма авыл мәдәният йортында "Көзге бал" кичәсе булды. Яшьләр өчен мавыктыргыч конкурслар, уеннар оештырылды.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
21 октябрь  көнне  Кенәбаш авыл китапханәсе  мәктәптә  1-4 сыйныфларга   мәдәни  дәрес  үткәрде.Монда һәр сыйныфка  мәдәни көндәлек тапшырылды.Көндәлекне  ничек кулланырга икәне өйрәтелде.Шулай ук балалар “Кем зирәк,әйт тизрәк!” дип исемләнгән  КВН да катнаштылар.
21 октябрь конне Борбаш Сэрдегэне хэм Борбаш авыл мэктэплэренен 1-4 сыйныф укучыларына "Мэдэни кондэлек" олэшу кичэсе узды.
21 нче октябрь көнне "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Сәрдек авыл китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары белән берлектә укучылар өчен мәдәни дәрес үткәрелде.Дәрестә укучыларны районыбыздагы мәдәният учаклары, көндәлек белән эшләү тәртипләре турында әйтеп кителде.

22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Смәел авыл китапханәсе һәм Смәел гомум белем бирү мәктәбе китапханәсе китапханәчеләре 21 нче октябрь көнне 1-4 сыйныфларда белем алучы укучыларга “Укучынын мэдэни кондэлеге”н тапшырдылар. 2014 нче елда башлангыч алган әлеге проект  бары 1нче сыйныф укучыларына  адресланган булса,быелгы елда ул барлык башлангыч сыйныфлар  өчен булуы белән аерылып тора.

Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны  таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект ,балаларда гына түгел, без китапханәчеләрдә һәм укытучыларда зур кызыксыну уятты.

2015 елның 22 октяберендэ социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.

 21 ноябрь көнне  Карадуган  гомуми  урта  мәктәбендә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында 1-4  сыйныф укучылары белән  “ Китап дигән бер тылсым бар җирдә” исемле  мәдәни дәрес үткәрелде.  Укучылар китап,  беренче китапханәләр турында мәгъ-лүмат алдылар   Авыл китапханәчесе Мубаракшина Фирдания.яңа әдәби китаплар белән  таныштырды, күп китап укыган укучыларга бүләкләр тапшырды.  Мәктәп китапханәчесе  Галимҗанова Әминә мәдәни көндәлек, аның белән эшләү турында сөйләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International