ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе
25 апрель көнне "Балтач" ял паркында Г. Тукайның 130 еллыгына багышлан шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы язучылар Союзыннан килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Шулай ук ел дәвамында барган конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Районыбызны балалар бакча коллективлары да үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

21 апрель көнне халкыбызның бөек улы Г.Тукайның тууына 130 еллыгына багышлап “Тукай дөньясына сәяхәт”- исемле беренче Бөтенроссия акциясе кысаларында  Борнак авыл китапханәсендә 1- 4 сыйныф укучылары өчен  “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән акция үткәрелде. Кичәбез Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация белән баетылды, шигырьләре, мәсәлләре укылды.

21 апрель конне узэк китапханэ хезмэткэрлэре "язгы игелеклелек атнасы" унаеннан олкэн яшьтэге китап укучыларнын ойлэренэ барып, яна китап-журналлар тэкъдим иттелэр


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе


22 апрельдә үткәрелә торган "Библиотөн" бөтен Россия акциясендә катнашуда Чепья китапханәсе дә читтә калмады.Библиотөн кино елы уңаеннан укучылар белән фикер алышу , киноның  бүгенге көндә үсеше турында сөйләшүдән башланды.

Тукайның тууына 130 еллыгына карата чара-презентация күрсәтелде, мини викторина үткәрелде. Балалар китапханәсендә эшләүче Гөлсинә апалары   заманча кул эшләренә мастер класс үткәрде. Библиотөн  төрле үлән чәйләре, аларның организмга тәэсире турында сөйләшү белән тәмамланды

 
 

Бу елның 23 нче апрелендә  “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе  кысаларында “Наз” социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә  сугыш ветераннары  булмәсендә  бүлекчә  хезмәткәрләре    тернәкләнү узучы тыл хезмәтчәннәре белән үткәннәрне искә алу кичәсен уздырды.


24
апрель, 2016 ел
якшәмбе

"Язгы игелеклелек" атнасы кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "К природе с добротой" исемендә буклет эшләнеп, райондашларга таратылды.

22 апрель көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Библионочь-2016" Бөтенруссия акциясенә кушылып "2016 ел- Руссиядә кино елы" на багышланган "Серле кино дөньясы" дип исемләнгән чара узды. Китап укучыларыбыз һәм килгән кунаклар "Букроссинг" күргәзмәсе белэн таныштылар, мастер классларда катнаштылар, "Сүнмәс дәрт" ансамбленең чыгышын тыңладылар, шифалы үләннәр белән чәй эчтеләр, киноквестта катнашып төрле кызыклы сорауларга җаваплар таптылар, "Семейные хлопоты" киносын караганнан сон фикер алышуда катнаштылар.


23
апрель, 2016 ел
шимбә
21 апрель  КөННЕ НОРМА МәДәНИЯТ ЙОРТЫ ХЕЗМәТКәРЛәРЕ,  ПОЛИЦИЯ ХЕЗМЭТКЭРЕ - Норма җирлеге участок вәкиле РАУШАН ЗАРИПОВ АВЫЛНЫң ЯШЬ ЕГЕТЛәРЕ БЕЛәН " НАРКОМАНИЯГә ЮЛ ЯБЫК" дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар.

22
апрель, 2016 ел
җомга
Таузар авыл клубы территориясендә, "Добрая земля" акциясе кысаларында, агачлар утырту оештырылды.
Борбаш мәдәният йортында 20 апрель көнне "Тукай рухы яши куңелләрдә" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә Н.Әминов, Г.Зәкиева, Балтач автоклубы хезмәткәрләре, авылның яшь талантлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International