ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

24 нче апрель көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр өчен Г. Тукайның тууына 130 ел тулу һәм Кино елы уңаеннан“Тукай, Кино һәм мәхәббәт” темасына әңгәмә үткәрелде. Яшьләр Тукай иҗатында мәхәббәт шигырьләре һәм аның илһамчысы Зәйтүнә турында сөйләштеләр. Үз күңелләренә хуш килгән шигырьләрне кычкырып укыдылар. Тукай турында фильм карадылар.

  Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларнын тол хатыннарына социаль яклау хезмәткәрләре, авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм волонтерлар Татарстан  президенты исеменнән котлап азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

 

Балтач районы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен "Хәйриячелек аллеясендә" "Җигү урманы" акция кысаларында сугыш ветеранны Гарифҗан Галиев белән инвалидлар Һәм пенсионерлар агачлар топләрен  йомшартылар.

 

19 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советының кече утырышлар залында  Җирле үзидарә көне уңаеннан ел саен республиканың муниципаль берәмлекләр Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты хуплавы  белән үткәрелә торган конкурсларга йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып үтте

23 апрель көнне "Дуслык көне" акциясе унаеннан Кенәбаш авыл клубында балалар өчен "дуслык белән көчле без!" дип исемләнгән командалар арасында конкурслар уздырылды.
Г.Тукайның 130 елы уңаеннан Кенәбаш авыл клубында Кенәбаш башлангыч мәктәбе укучылыры көче белән әзерләнгән "Без-Тукай оныклары"дип исемләнгән зур конерт һәм ярминкә уздырылды
24 апрель көнне Биктәш мәдәният йортында Габдулла Тукайның иҗатына багышланган "Тамчы -шоу" үткәрелде. Анда "Кечкенә апушлар"командасына каршы "Кояшкай" командасы көч сынашты.
"Халыклар дуслыгы" музеенда Чепья авылы мәчете дин әхелләре карнашында Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә узды.

26 апрельдә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Чепья авыл китапханәсе белән берлектә “Халыклар Дуслыгы” музеенда “Тукай мәңге безнең күңелләрдә “ дигән әдәби кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына карата кино күрсәтелде, шигырьләре укылды, көйгә салынды.

24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены булды. 

Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге методисты Нотфуллина Гөлнара, “Айлин” ателье җитәкчесе Эркаева Гөлнара катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International