ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Чепья балалар китапханәсеннән  җәйге каникуллар чорында да китап укучылар өзелмәде. Авыл мәктәбе укучыларыннан  тыш республикабызның Казан, Яр чаллы кебек шәһәрләреннән, Яшел Үзән, Алабуга һ.б.  районнарыннан  кунакка кайтучылар, хәтта С-Петербург, Ульяновск кебек калалардан әби-бабайларында яңа уку елына кадәр көч-куәт җыярга кайткан балалар да бар. 

Нормабаш,Кили,Чапшар, авыл клублары узешчәннәре Тимирязев җәмгыяте иген-кырларында мул уңыш жыйган тырыш игенчелэребезне котлап ял концерты тәкъдим иттеләр.
11 август конне  Шода һәм Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре Якты юл җәмгыяте игенчеләренә ял концерты тәкъдим иттеләр

13
август, 2016 ел
шимбә

   Балтач җирлегендә яшәүче Калимуллина Нәкыя Калимулловнага 13 нче август  көнне 90 яшь тулды.


12
август, 2016 ел
җомга

Сезне Балтач муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән матур бәйрәм — Физкультурачылар көне белән котлыйм.

Балтач районы Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган 30га якын программада уңышлы катнашып, районыбызның үсешенә, җирле халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга ирешеп килә. Соңгы берничә елда башкарылган төзелешләр райондашларыбызның күз уңында. Күп кенә авылларда төзелеш эшләре барды һәм әле дә дәвам итә. Кайсы гына тармак булмасын, яңа объектлар сафка баса.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин котлый:

13 август - төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре.

8 август көнне “Сосна” җәмгыятендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында терлекчелектә 7 айлык эш күрсәткечләренә нәтиҗә ясау уңаеннан, семинар-киңәшмә узды. Бу чараның “Сосна” җирлегендә үтүе шул, ул районда терлекләрне җәйләүгә йөртүче бердәнбер җәмгыять. Район башлыгы Рамил Нотфуллин “Сосна” җәмгыятендә эш оештырылышын һәм уңай күрсәткечләргә ирешүләрен хуплап, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте. Бигрәк тә, хезмәт елларын яңа башлаган яшь җитәкче, белгечләргә мөрәҗәгать итеп, “Биредә сезгә үрнәк алырдай, тәҗрибә уртаклашырдай нәрсәләр күп!” , дип бәяләде.

Спортны, хәрәкәтне яратучылар, һәрвакыт яшь һәм егәрле булып калырга теләүчеләр бәйрәме илебездә быел 77нче мәртәбә билгеләп үтелә. Август аеның икенче шимбәсе спорт җәмәгатьчелегенең һөнәри бәйрәме булып санала. Спортчыларны һөнәри яктан зур биеклекләргә күтәрүдә, балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрне физик яктан әзерләүдә районыбызда тренерлар һәм педагогларның хезмәте гаять зур ихтирам-хөрмәткә лаек.

“Балтач” ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе узды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин һәм ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Радинович Шәфигуллин катнашты. 


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International