Тәбрикләү сүзе

2016 елның 12 августы, җомга

Хөрмәтле төзүчеләребез! Сез безнең тормышыбызны ямьләндерүче, күркәмләндерүче һөнәр ияләре. Торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар, йөргән юлларыбыз — болар барысы да сезнең кулларыгыз аша үткән. Эшегез авыр, ләкин шул ук вакытта мактаулы да. Бик күпләрнең сезнең адреска рәхмәт сүзләре әйтүен үзегез дә белми каласыз. Заманалар күпме генә авыр дип зарланмыйк, төзелешләр саны елдан-ел арта. Шәхси хуҗалыкларда да төзелеш эшләре гөрләп бара. Алар да сезнең хезмәткә мохтаҗ. Сезнең куллар аша могҗизалар тудырыла, уңайлыклар булдырыла. Төзелгән юлларны ремонтлап, төзекләндереп тору, асфальт түшәү — болар барысы да сезнең уңганлык белән тормышка ашырыла. Быелгы төзелеш елы куанычлы вакыйгаларга бай булды. Хөрмәтле төзүчеләр! Районыбызның якты киләчәге хакына яңа уңышларга ирешүегезне телим. Бәйрәмегез белән сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бәхет, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәрвакыт юлдаш булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International