Балтач укучылары өчен акция узды.

2016 елның 12 августы, җомга

“Балтач” ял паркында “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе узды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллин һәм ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Радинович Шәфигуллин катнашты. 

Мөхтәрәм кунаклар укучыларга үзләренең теләкләрен юллап, тырышып укырга, илебез киләчәге өчен лаеклы шәхесләр булып үсүләрендә ышанычларын белдерделәр. Айрат Радинович үзенең котлавында беренче сыйныфка аяк басучы кечкенә балаларга карап: “... Бүген сезгә җитәкче абый-апалар, сәләтле кешеләр сез тырышып укысын дип портфельләр тапшыра, киләчәктә үзегез дә шундый сәләтле булыгыз, тырышып укыгыз, илебезең мактаулы гражданнары булып үсегез!”, дип мөрәҗәгать итте. 
Ә аннан соң район Советы, башкарма комитеты, оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, шәхси эшмәкәрләр иганәче буларак, тантаналы рәвештә беренче сыйныфка укырга керүче балаларга уку-кирәк яраклары салынган портфельләр һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче өлкәнрәк сыйныфларда белем алучы малай-кызларга сумкалар тапшырдылар.
Әлеге акцияне уздыруда район башкарма комитеты, район социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният, икътисад бүлеге белгечләре актив катнашты. "Волонтёр" иреклеләр үзәге активистлары, "Татарстан командасы" иҗтимагый хәрәкәте тарафдарлары да әлеге чараның үзәгендә булды. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан башкарылган дәртле җырлар бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International