Хөрмәтле районыбыз спортчылары!

2016 елның 12 августы, җомга

Сезне Балтач муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән матур бәйрәм — Физкультурачылар көне белән котлыйм.

Җир җимертеп эшли, гөрләтеп тормыш алып бара безнең халык, шуңа яшәү дәрәҗәсе дә замана белән бергә атлый. Тормыш мәшәкатьләре өермәсендә дә матур итеп күңел ачарга һәм спорт эчендә кайнарга өлгерә балтачлылар. Спорт өлкәсендә елдан-ел уңышларыбыз арта. Тренерларыбызның хезмәте республика күләмендә яулаган урыннар белән бәяләнә. Районыбыз чаңгычылары, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләре, волейболчылары, хоккейчылары һәм бигрәк тә көрәшчеләре белән лаеклы горурлана. Районыбыз җирлегендә, авылларда яңа универсаль спорт һәм уен мәйданчыклары сафка баса. Аларның уңышлы файдалануын тәэмин итүегез, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшенә зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт хисләре белдерәм.

Барыгызны да әлеге бәйрәм белән тәбрикләп, гаиләгездә тынычлык, эшегездә уңышлар телим. Тазалык-саулык белән физкультура һәм спорт өлкәсендә зур уңышларга һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә насыйп булсын!

 

Олы ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International