ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2017 ел
шимбә

Шубан  авылында Сәламәт яшәү рәвеше алып баруны дәвам итеп 4 март көнне Айзат Зарипов призына багышлап, ир-егетләр катнашындагы футбол уеннары оештырылды. Ир – егетләребез  хезмәттә, укуда гына түгел, ә спортта да югалып калмаганлыкларын ел саен исбат итеп торалар. Һәр елны бу ярышларда 4 команда катнаша, ә бер авыл өчен бу аз түгел, билгеле.

Ярышта "Яшьләр", "Тубән Шубан", "Өлкәннәр", "Центральный" командалары катнашты. Бу көнне авыл чын мәгънәсендә бәйрәм төсе ала, бу һәр гаилә өчен бәйрәм. Ник дисәң, уенда һәр гаиләдән бер генә булса командада уйнаучысы булмыйча калмый. Һәрбер командага медаль грамоталар тапшырылды. Айзат Зарипов призына барган ярышта катнашкан футболчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны Гөлсинә Фәткрахман кызы тәмле пылау, кайнар чәйләре белән сыйлады. 

 

1 март көнне Шубан авыл китапханәсендә  «Астрид Линдгрен и её любимые герои»  дип исемләнгән швед язучысы А. Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаеннан Республика күләм акциясе  узды.

 Укучылар язучының китаплары һәм иҗаты белән таныштылар. Швед язучысы  А. Линдгренның иҗатына «Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары» исемле күргәзмә ясап куелды. А. Линдгрен турында презентация, «Пеппи Длинный чулок» повесть – әкиятенә буктрейлер карадык. Акциядә 1-4 сыйныфлардан 14 укучы катнашты.


3
март, 2017 ел
җомга

3 март көнне үзәк зурлар китапханәсендә профориентация юнәлеше буенча “Хезмәтен сөйгән – бәхетен тулы иткән” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәгә Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфлары белән очрашуга төрле һөнәр ияләре килде.  Укытучы, полиция вәкиле, косметолог, хисапчы, сатучы, авыл хуҗалыгы белгече үзләренең һөнәрләре турында сөйләде. Социаль-гуманитар белем институтыннан Балтач районы буенча региональ куратор Салихова Миләүшә Гариф кызы һәм "Арча агросәнәгать һөнәри колледжы”ның 2нче номерлы филиалыннан Әхәтов Нияз Фәрит улы да үзләренең уку йортлары турында сөйләп, белгечлекләр белән таныштырдылар.

 

2017 елның 3 нче мартында “Социаль туризм» программасы кысаларында «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар. 

1 нче март көнне "Салават күпере" тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үзенең чираттагы түгәрәгендә 8 нче март бәйрәме уңаеннан "Әниләргә бүләк" ясадылар.

23 февраль көнне Шубан  авыл китапханәсе  мәдәният йорты директоры белән берлектә  авыл яшьләре өчен КВН үткәрде. Яшьләр  торле конкурслар һәм кызыклы уеннарда катнаштылар.

27 февраль көнне Шубан балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән Шубан авыл китапханәчесе «Спортландия» исемле күңелле эстафеталар үткәрде. Балалар үзләренең көчләрен, җитезлекләрен сынадылар. Күңелле эстафеталарда дуслык җиңде. 

27 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында “В гостях у Пеппи Длинныйчулок” дигән әдәби кичә үткәрелде.

Чарага  17 укучы катнашты.

 

28 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның  110 еллыгы уңаеннан  6 сыйныф укучылары белән “Бәләкәч Карлсон” дигән темада аның китапларына күзәтү ясалды. Укучыларга “Астрид  Линдгрен” дигән презентация күрсәтелде. Чарага 13 укучы катнашты.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген - 2 март көнне Балтач гимназиясендә ТР Куркынычсызлык Советы секретаре, районыбыз кураторы Айрат Шәфигуллин, район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева катнашында экология дәресе үтте. 

Экологиягә караш елдан-ел арта. Кичә - Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов та мәктәпләрдә экология дәресләрендә катнашты. Бу чара киләчәктә республиканың барлык белем бирүче мәгариф учреждениеләрендә дә чагылыш табачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International