ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 14 нче мартында “Наз” үзәге белгечләре Наталья Закирова һәм Гөлшат Сәләхова Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова кулы астында Балтач урта мәктәбенең 2-б сыйныф укучылары өчен “Балалар коррупциягә каршы” дип исемләнгән класс сәгате уздырдылар.

9 март көнне Нөнәгәр авыл китапханәсендә “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасының  Нөнәгәр җирлегендәге бүлекчәсе һәм авыл китапханәсе белән берлектә 8 март халыкара хатын – кызлар көненә карата “Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе үткәрелде. Рәисе Әхмәтханова Гөлсимә Дәмин кызы. Кичәнең  беренче өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак “ иҗтимагый оешмасының эше белән танышу булды. Икенче өлешендә кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп төрле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр

13 март көнне район Советының кече утырышлар  залында Өченче чакырылыш Балтач  район Советы президиумы утырышы үткәрелде.

 

      Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. Район Советының әлеге утырышында көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1.Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады.

13 март көнне Арбор авыл китапханәсендә калмык язучысының тууына 95 ел булу уңаеннан  "Миндә бөтен дөнья,мин дә бу дөньяда- үз йортымда кебек"Бөтендөнья Акция кысаларында Д.Кугультинов әсәрләрен кычкырып укулар оештырылды.Укучыларга шагыйрнең тормышына һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.Балаларга язучының "Плечо друга"әкияте  кычкырып укылды.

12 март көнне Арбор авылында Кыш озату бәйрәме узды. Бәйрәм мәдәният йортының сәнгать коллективлары чыгышы, конкурслар һәм авылның үзенә генә хас булган кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Тәрәзә тебендә витаминнар" дигән акциясе игълан ителде.

11 нче март көнне Алан авыл китапханәсе Борбаш авыл Советы көннәрендә күргәзмәдә катнашты.

10 нчы март көнне Алан авыл китапханәсендә "Без табигать балалары" дип исемләнгән экологик КВН узды.

11 нче март көнне Алан авыл китапханәсе "Туган җирем, сине мактап җырлыйм!" дигән шигырь һәм җыр конкурсы уздырды.

9 нчы март көнне Алан авылы китапханәсе башлангыч мәктәптә уздырылган "Гаилә бәйрәме" кысаларында "Илнең күрке - тынычлык" дигән викторина уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International