“Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе үткәрелде

2017 елның 14 марты, сишәмбе

9 март көнне Нөнәгәр авыл китапханәсендә “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасының  Нөнәгәр җирлегендәге бүлекчәсе һәм авыл китапханәсе белән берлектә 8 март халыкара хатын – кызлар көненә карата “Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе үткәрелде. Рәисе Әхмәтханова Гөлсимә Дәмин кызы. Кичәнең  беренче өлешендә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак “ иҗтимагый оешмасының эше белән танышу булды. Икенче өлешендә кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп төрле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Оешмага йөрүче хатын – кызларыбызның кул эшләреннән “ Хезмәт җимешләрем” күргәзмәсе оештырылды. Кичә җырлар белән үрелеп барды. Кичәне китапханә мөдире Дәминова Зөлфия Камил кызы алып барды. Бу очрашу чәй өстәле артында матур җырлар җырлап тәмамланды.     Бүлекчә  әгъзалары киләчәккә эш планнарына үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Кичәдән кәнагәть булып таралдылар. Шулай ук кичәдә Нөнәгәр җирлеге башлыгы Әхмәтханов Альфред Заһир улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International