2017 нче елның 14 нче мартында “Наз” үзәге белгечләре Наталья Закирова һәм Гөлшат Сәләхова Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова кулы астында Балтач урта мәктәбенең 2-б сыйныф укучылары өчен “Балалар коррупциягә каршы” дип исемләнгән класс сәгате уздырдылар. Әлеге шөгыльнең максаты: балаларны “коррупция” төшенчәсе белән таныштыру, аның барлыкка килү сәбәпләрен, нәрсәсе белән куркыныч булуын ачыклау, аңа каршы көрәш юлларын барлау.
Шөгыль барышында укучыларга сораулар бирелде, алар белән бергәләп төрле ситуацияләр каралды. Балалар һәммәсе актив катнашучылар булдылар, бик күп сорауларга төгәл җаваплар бирделәр.
Шөгыль азагында педагоглар укучыларга намуслы яшәүгә өндәүче календариклар бүләк иттеләр.
Класс җитәкчесе әлеге шөгыльнең кирәклеген ассызыклады, оештыручыларга рәхмәт әйтте.