13 март көнне район Советының кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы үткәрелде.
Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. Район Советының әлеге утырышында көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1.Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады.
2.Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримовка 2016-нчы елда эшчәнлек турында отчеты белән таныштырды.
3. Балтач муниципаль районында авыл халкының эш активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин доклад ясады.
4. 2016 елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында сүз Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Гөлчәчәк Гыйләҗевага бирелде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан утырышның көн тәртибенә каралган мәсьәләләрне, өстәлмәләрне кертеп, фикер-тәкъдимнәр исәпкә алырга кирәклеге ассызыкланды.
Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 13-нче утырышын 2017-нче елның 18-нче мартында иртәнге сәгать 10.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында үткәрергә дигән карар кабул ителде.
Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм шәхси эшмәкәрләр чакырыла.