Бөрбаш китапханә филиалында 24 апрель көнне 3 сыйныф укучылары "Без - китап докторлары" исемле чарада катнашып, 44 китап "дәваладылар".
Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы – болар барсы өчен дә кеше җавап бирә. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.
Смәел урта мәктәбе оешуга 50 ел, яңа мәктәп бинасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан иҗат концерты аеруча югары дәрәҗәдәге әзерлеге, тирән эчтәлеге белән тамашачыны әсир итте. Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк дигән гыйбарә бу чараның шигаре булган дисәк тә ялгышмабыз. Әйе, шул еллар эчендә ничә мөгаллим-мөгаллимәләребез балаларга төпле белем биргән, ничә меңнәр укучы алардан белем һәм тормыш дәресләре алып олы юлга чыккан. Тарих онытылмаган. Аларның фоторәсемнәре һәйкәл булып тамашачы алдына басты. Мәктәп төзелешенең һәр детален бәйнә-бәйнә язып калдырган, үзе дә тарихчы, 22 ел Смәел урта мәктәбен җитәкләгән Зәкиев Фаил Зәки улының олы хезмәт нәтиҗәсе. Бу язмалар кинокадр кебек тамашачы күз алдыннан үтте. Ил күрке булган батыр уллар, уңган кызлар тәрбияләгән укытучыларыбызга мең рәхмәт. Рәхмәтләребез исәннәргә мәдхия, үлгәннәргә дога булып барып ирешсен. Сәхнәдә шул елларны гәүдәләндереп, тамашачыны уйландырган, сокландырган, күз яшьләренә ирек бирергә мәҗбүр иткән мәктәп коллективына,җитәкчеләре Гөлсинә Мөнир кызына, укучыларга чын йөрәктән чыккан олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Яши әле, Смәел урта мәктәбе! Бер йодрык булып тупланган мондый коллектив белән бик күп үрләр яулыйсы бар әле.
Балтач урта мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән Халимов Мөдәрис Хидият улының 70 яшьлек юбилее булып узды.
Мәгариф идарәсе коллективы хөрмәтле укытучыбызны юбилее белән котлап мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә дә тазалык-саулык, тынычлык теләделәр.
Районыбызда Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән “Дәүләт телендә белем бирү буенча иң яхшы эш тәҗрибәсе” конкурсының комиссиясе мәктәпләрнең шушы юнәлеш буенча эшләрен тикшерә. Әлеге конкурста республика буенча җиңгән 10 мәктәп 1 000 000 сум грантка лаек булачак. Балтач районнынан 3 мәктәп конкурста катнашу өчен гариза бирде - Нөнәгәр, Борбаш мәктәпләре, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе.
Белем бирү оешмаларының эшчәнлеге түбәндәге критерийлар нигезендә бәяләнә:
17- 22 апрель- Җирле үзидарә көннәре уңаеннан Балтач үзәк зурлар китапханәсендә "Местное самоуправление- стержень государства"исемендә китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар күргәзмәгә куелган журналлар белән кызыксынып таныштылар.
Китапханә-күңелне баетучы зихен урыны. Әлеге сүзләр белән килешәдер һәркем дә, чөнки интернет нихәтле генә кулай, җайлы булмасын, чын басма китапны берни дә алыштыра алмый. Янәдән минем янәшәмдә иң нәни китап укучыларым. Көек авылы китапханәсендә алар күпме генә булмасыннар, яңалык бирергә тырышам. “китапханәгә кунакка”исеме астында әңгәмә оештырып, төрле уеннар аша балаларга китапка, китапханәгә карата тагын бер орлык салдым. Мондый очрашулар бездә еш була һәм соңгысы булмасын иде.
Тукай язы-һәр кешенең дә, алай гына да түгел, татарлык, татар сулышы белән яшәгән һәркем өчен дә олуг бәйрәм. Шул уңайдан, Көек авылында да мәшһүр шагыйребез, татар угълы Г.Тукайны олылау көннәре башланды. Шушы көннәрдә авылыбыз балалры белән берлектә “Тукай безнең йөрәкләрдә” исеме астында “могҗизалар кыры” уен алымы белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын барладык. Укучыларым шигырьләрен укып уй-фикерләрен яңартты.
Бөрбаш китапханә филиалында "Яңа китап - яңа дус" исеме белән кычкырып укулар үтте.
"Тукай!"Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук керкп урнашкан.Чөнки без аның шигырьләрен кече яшьтән үк өйрәнеп,җырлап үсәбез. 20 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә "Мин -Тукайлы татар баласы" исемле чара узды. Китапханәче балаларны, язучының тормышы,иҗаты белән таныштырды,яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. "Мин кайсы әкияттән?" дип аталган викторинада катнашып,балалар Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.Чарада Арбор мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.