“Язгы изгелек атналыгы”.

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Яхшылык эшләү һәркемнең изге бурычы. Якын тирәбезнең нинди булуы өчен без һәммәбез дә җаваплы: чистамы ул, пычракмы, чүплеме ул, җыештырылганмы – болар барсы өчен дә кеше җавап бирә. Табигать үзе генә торып чистарына алмый. Аны без табиблар шикелле авыруларыннан арындырырга тиешбез. Боларны бары тик яхшылыклар кылып кына эшләргә була.

Шулай, урамда кар ятуга карамастан, “Язгы изгелек атналыгы” кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге кураторы Салахова Г.Н. тәкъдиме белән Кече Лызи урта мәктәбенең 6 сыйныф активистлары класс җитәкчесе Зиатдинова Н.В. белән берлектә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар. Авыл халкы кылган изге гамәлләре өчен волонтерларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International