ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Апрель ае - чын мәгънәсендә шигърият вакыты! Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул!

Әдәбият җиһанында бик күп сүнмәс-сүрелмәс йолдызларын кабызган тармак та ул! Ни өчен сүземне шулай башладыммы, чөнки язның икенче аена аяк атлау белән без бер-бер артлы әдәбиятка зур өлешләрен керткән олуг шәхесләребезнең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез! Туган ягыбызның мәшһүр кешесе, якташ-язучыбыз, журналист - Фәридә апа Шакированың гомер бәйрәме белән башланып китсә, озакламый татар улы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның да 131 еллыгын билгеләп үтәбез. 

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Чепья авыл китапханәнәчесе бүгенге көндәге лаеклы ялдагы китапханәче Гайфуллина Гөлнара янында булып кайтты. Китапханә яңалыклары , яңа вакытлы матбугат белән таныштырып, китапларын алыштырып өлкән яшьтәге китап укучыларның хәлләрен белеп тору китапханәнең матур гадәтенә әйләнде.

Балтач үзәк балалар китапханәсендә "Бөтенроссия кичке китапханә" акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре” дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.

Агымдагы елның 20нче апрелендә Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.Чараны бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева донорларның кирәклеге турында сөйләп башлап җибәрде. Медицина ягыннан кан һәм плазма бирү, анын нинди максатларда кулланылганын бүлекчәнең шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова аңлатты. 

Артабызмы - кимибезме?! ГХАТ (ЗАГС) блегеннән алынган мәгълүматлар сагайта... 

Районыбызда 2017 елга кадәр уңай демографик ситуация күзәтелеп килде, ә киләчәктә балалар саны артырмы?! 

Бүгенге көндә районның демографик хәленә күз салсак, 3 ай эчендә туучы балалар саны 77, бу узган 2016 елның 3 ае белән чагыштырганда 10 балага күбрәк. Беренче балаларын тудыручылар – 25, икенчеләрен – 21, өченче балаларын – 24 әни, дүртенчесен – 7 әни алып кайткан. 2015-2016 елларда туучы бала саны кимеде, чөнки бугенге көндә демографик хәл катлауланган чордагы балалар үсеп җитеп үзләре бала табу яшенә җиттеләр.

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бүгенге көндә унсигез авыл җирлеген берләштергән Балтач муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җаваплы, тынгысыз эшегездә уңышлар, һәр җирдә аңлашу телим. 

Гала-концерт бик үзенчәлекле булды - районыбызның талантлы халкы бер сәхнәдә!!! Афәрин!!! 

"Хезмәтем һәм җыр-моңнарым сиңа багышлана, Балтачым!" дип исемләнгән иҗат бәйгесенең 20 апрель көнне булган беренче кисәгеннән фоторепортаж тәкъдим итәбез. 

Ә бүген - 21 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Сезне Гала-концертның икенче өлешенә - бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасына чакырып калабыз. Рәхим итегез!!!

https://vk.com/album-122979932_243291395

20 апрель көнне Район Советының утырышлар залында бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.  Комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (икенче укылыш).  2. Балтач муниципаль районының 2017 елның беренче кварталына бюджет үтәлеше турында.  3. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.  Әлеге өч көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

17- 25 апрель көннәрендә «Язгы игелек атнасы-2017» кысаларында Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып, яңа китап-журналлар тәкъдим иттеләр. 21 апрель көнне “Игелек турында шигырьләр укыйбыз” дип исемләнгән флешмобта игелеклелек, мәрхәмәтлелек, миһербанлык сыйфатларына мәдхия җырлаган шигырьләр укылды.  24 апрель көнне “Мы разные, но мы вместе”исемендә листовкалар эшләнеп китап укучыларга таратылды.

Бөтен җиһан табигатьнең иң матур вакыты- тереклекнең уянган вакытында Тукай туган көнне билгеләп үтә. Чепья авылының "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре янында  балалар китапханәчесе "Тукай иленә сәяхәт" исеме астында яңа басмалар белән таныштыру үткәрде.Л.Леронның "Әкиятче малай" шигырен кычкырып укып балаларга шигырьнең "ялгыш" җөмләләрен табарга булышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International