20 апрель көнне Район Советының утырышлар залында бюджетны формалаштыру, икътисад һәм социаль-икътисади үсешне фаразлау буенча даими комиссиянең утырышы булды.
Бүгенге комиссия утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:
1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (икенче укылыш).
2. Балтач муниципаль районының 2017 елның беренче кварталына бюджет үтәлеше турында.
3. Балтач муниципаль районының 2017-нчы елга, 2018-2019-нчы елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
Әлеге өч көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
4. Балтач муниципаль район җирлекләренең 2016-нчы елгы эш нәтиҗәләре турында Наил Нургаяз улы Сабирҗанов доклады ясады.
Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды һәм киңәш-тәкъдимнәр кертелде.