Смәел урта мәктәбе оешуга 50 ел, яңа мәктәп бинасы төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан иҗат концерты аеруча югары дәрәҗәдәге әзерлеге, тирән эчтәлеге белән тамашачыны әсир итте. Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк дигән гыйбарә бу чараның шигаре булган дисәк тә ялгышмабыз. Әйе, шул еллар эчендә ничә мөгаллим-мөгаллимәләребез балаларга төпле белем биргән, ничә меңнәр укучы алардан белем һәм тормыш дәресләре алып олы юлга чыккан. Тарих онытылмаган. Аларның фоторәсемнәре һәйкәл булып тамашачы алдына басты. Мәктәп төзелешенең һәр детален бәйнә-бәйнә язып калдырган, үзе дә тарихчы, 22 ел Смәел урта мәктәбен җитәкләгән Зәкиев Фаил Зәки улының олы хезмәт нәтиҗәсе. Бу язмалар кинокадр кебек тамашачы күз алдыннан үтте. Ил күрке булган батыр уллар, уңган кызлар тәрбияләгән укытучыларыбызга мең рәхмәт. Рәхмәтләребез исәннәргә мәдхия, үлгәннәргә дога булып барып ирешсен. Сәхнәдә шул елларны гәүдәләндереп, тамашачыны уйландырган, сокландырган, күз яшьләренә ирек бирергә мәҗбүр иткән мәктәп коллективына,җитәкчеләре Гөлсинә Мөнир кызына, укучыларга чын йөрәктән чыккан олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Яши әле, Смәел урта мәктәбе! Бер йодрык булып тупланган мондый коллектив белән бик күп үрләр яулыйсы бар әле.