ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Традицион рәвештә Казан каласында  Эчке эшләр министрлыгының ел да җәйге уеннары уза. Быел ул Аккош күле янындагы  “Динамо” чаңгы базасында үтте.

30 август көнне Республика көне уңаеннан Түбән Кенә авыл клубында "Кичке уен" үткәрелде. Кичәдә элекеге заманда уйналган уеннарны яшь буынга өйрәтеп калдыру күздә тотылды. "Капкалы", "Бармак", Наза","Йөзек салыш" кебек уеннарның тәртибе яшь буынга тапшырылды.
30 август көнне Яңгул мәдәният йортында республика көне уңаеннан балалар белән "Мин яратам сине, Татарстан!" дип исемләнгән әңгәмә уткәрелде, соңыннан шашка ярышлары булды.
29 август көнне Пыжмара мәдәният йортында Сәрдек авыл клубы белән берлектә студент яшьләр катнашында "Туган ягыма багышлыйм җырымны һәм гомеремне” дип исемләнгән концерт утте.

30 август,  Республика һәм шәһәр көне уңаеннан, Балтач авылара үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач ял паркында”  «Алтын көз-2017» бәйгесе  уздырылды. Оештырылган күргәзмәгә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимешләр куелды,  күргәзмәне райондашлар  иҗат иткән композицияләр, матур матур чәчәк бәйләмнәре  бизәде. Бәйгегә район авылларыннан 51 кеше катнашты.

                                    Бәйге нәтиҗәләре:

Чәчәк бәйләме:

 

l- урын: “Чәчәкләр патшасы”.  Габделхакова Ралия. Арбор авылы

 

ll- урын:  “ Радуга цветов”.  Газимова Зөлфирә. Түнтәр авылы

 

                  “Көзге шатлык”. Гильметдинова Гөлнур. Бөрбаш авылы

 

lll- урын:  “Чәчәкләрдә тормыш яме”. Габдуллина Лидия. Борнак авылы

 

                   “Букет цветов” Волокжанина Земфира”. Әтнә авылы

 

 

Композиция:

 

l- урын: “Авылымның төн  сакчысы. Дәминова Илсинә. Нөнәгәр авылы.

 

ll- урын: Течет ручей, бежит ручей”. Габидуллина Светлана. Кече Лызи авылы.

 

               “Серле алан”. Хөсаинова Инзилә. Бөрбаш авылы.

 

lll-урын: С любовью”. Данилова Алена. Карак Серма авылы.

               “Шук күркә”. Муллагалиева Гөлнара. Сосна авылы.

 

Табигать могҗизасы:

 

  1. “Әбием чабаталары”. Ризванова Ләйсән. Яңгул авылы
  2. “Озорная семейка”. Камалетдинов Кәрим. Кенәбаш авылы.
  3. “Коляска для малышей”. Ахмадиева Гөлназ. Көшкәтбаш авылы.
  4. “Чайный сервиз”. Матвеева Валентина. Ярак Чурма.
  5. “Бабочки в летнем саду”. Анисимова Алена. Урта Көшкәт.
  6. “Алып батыр агачы”. Галиева Айсылу. Шеңшеңәр авылы.

 

Гигант яшелчәләр:

 

  1. “Гигант - Смайлик кабак”. Закирова Рәзилә. Сәрдек авылы.
  2. “Тәрбияләү килеште, ярыша-ярыша үстек без”. Шигабутдинова Гөлшан. Кили авылы.
  3. “Җиләкле җәй”. Хадиева Әнисә. Арбор авылы.
  4. “Көзге матурлык”. Фәсхетдинова Люция. Көек авылы.
  5. “Көзге матурлык бәйләме”. Хасанова Гүзәлия. Арбаш авылы.

   Карадуган авылында яшәүче Рәхимә Фәсхетдин кызы Рамазановага 30 август көнне 90 яшь тулды. 


25
август, 2017 ел
җомга

   «Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 24 нче августында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр  Кукмараның “Туган як” музеенда булдылар.

 

Балтач район Советы аппаратына мәгълүмати технологияләр буенча баш белгеч кирәк. Эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган  югары белем булу зарур. Белешмәләр өчен телефон 2-40-71.


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22 август көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе һәм Куныр мәдәният йорты яшьүсмерләр белән "Россия флагы тарихы буйлап" дигән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында Россия флагының тарихы турында сөйләнелде. Әңгәмәдән соң яшьүсмерләр өчен бәйрәм дискотекасы оештырылды.


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

22 август көнне Балтач үзәк зурлар һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Балтач” ял паркында ял итүчеләргә, төзүчеләр микрорайоны спорт мәйданчыгында  Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан “Российский флаг-символ доблести и славы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, буклетлар таратылды. Балалар тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International