Чепья балалар китапханәсендә терроризм айлыгы кысаларында кече яшьтәге балалар өчен "Вместе против террора" исемле стенд янында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында сорауларга төгәл җаваплар бирүләре, балаларның терроризм турында хәбәрдар булулары сөендерде.
15 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе башлангыч мәктәптә”Укучының мәдәни көндәлеге”проекты кысаларында “Ал кулыңа китап!” исемле мәдәни дәрес үткәрде.Бу дәрестә укучыларга Татарстаныбыздагы ,районыбыздагы,авылыбыздагы мәдәни учаклар турында сөйләнелде,мәдәни көндәлекне тутыру тәртипләре турында аңлатылды.Бу чарада 10 укучы катнашты.
15 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында Пыжмара төп белем мәктәбендә Пыжмара авыл китапханәчесе мәктәп укытучылары белән берлектә 1-4 сыйныф укучыларына “Китап ал син кулыңа”исемле мәдәни дәрес үткәрде.Китапханәче укучыларны мәдәни учаклар, көндәлекне тоту,тутыру тәртибе белән таныштырды.Бу чарада 19 укучыга мәдәни көндәлек тапшырылды.
15 сентябрь көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе “Чал тарихлар дәшә безне” дип исемләнгән мәдәни дәрес үткәрде. Дәрестә барлыгы 31 бала катнашты. Мәдәни дәрес ахырында Куныр урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
10 сентябрь көнне Куныр № 12 филиал китапханәсе Куныр мәдәният йорты белән 11 сыйныф укучылары өчен Терроризм - замана афәте!” исеме астында әңгәмә уздырылды. Яшьләргә бүгенге көн кадагында торган проблемага карата мәгълүмат бирелде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларгада клуб фоесында эшләнгән стент аша җаваплар таба алдылар.
13 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмның нинди куркыныч афәт булуын аңлату максатыннан, балалар һәм зурлар белән “Без - тынычлык яклы ”исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында кирәкле киңәшләр бирелде. Үзеңне, якыннарыңны ничек куркыныч астына куймаска кирәклеге аңлатылды. Балалар,зурлар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең төпле фикерләре белән уртаклаштылар.Листовкалар,буклетлар таратылды. “Без- экстремизмга каршы” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.
13 сентябрь көнне Бөрбаш китапханә филиалында 7 сыйныф укучылары белән "Сак булыйк: терроризм" темасына әнгәмә үтте.
Терроризм – аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин.
- Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска? Әлеге сорауга җавапны 7-8сыйныф укучылары ,Арбор авыл китапханәсендә “Терроризмга каршы- бергәләп” исемле әңгәмә барышында ишеттеләр.
«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында «Наз» үзәге каршында эшләүче волонтерлар бу проблемага кагылышлы буклетлар тараттылар.
14 сентябрь көнне Яңгул китапханәчеләре үзләренең актив китап укучылары белән “Экстремизм һәм терроризм- җәмгыятькә яный”күргәзмә ясап куелды, аның янында әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмә дә иң беренче “Нәрсә соң ул экстремизм һәм терроризм ?” дигән сорауга аңлатма ясалды.Экстремизм һәм терроризм –бөтен кешелек дөньясына каршы юнәтелгән җинятьчелек һәм күпчелек очракта бу җинаятьнең корбаннары-бер гаепсез тынычлык сөюче кешеләр булуы аңлатылды.