Смәел китапханәсе тарафыннан Смәел урта мәктәбе укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.Беренче мәдәни дәреснең темасы"Театрда кунакта" исеме астында узды.Балаларга татар театрлары тарихы хакында презентация ,"Әкият"курчак театры репертуарыннан видеороликлар күрсәтелде.
13 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсендә китап укучылар өчен экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында "Экстремизмга юл юк!" исеме астында күргәзмә ясалды. Буклетлар таратылды.
14 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе китап укучы волонтерлары белән «Сак булыгыз – балалар» операциясенә чыктылар. Юлда очраган шоферларга шулай ук машина-трактор паркында буклетлар таратылды.
15 сентябрь көнне Шубан авыл китапханәсе «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында мәктәп белән берлектә Шубан мәктәбе укучылары өчен «Минем сөйгән китабым» исемле библиографик дәрес үткәрделәр. Дәрес берничә сәяхәт-тукталыштан торды. Нәрсә ул китап, китапханә, китапханәче. Балалар үзләренең фикерләрен җиткерде. Китап тоту кагыйдәләрен искә тошердек. Мәдәни көндәлек белән эшләү тәртипләре турында аңлатма бирдек. Сәяхәтебездә «Китап киңәшчең синең» исемле презентация күрсәтелде. 15 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
“Укучының мәдәни көндәлеге”нең беренчел максаты балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету тора. Әмма, моннан тыш, проект укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, туган якка мәхәббәт хисен һәм патриотизм тәрбияли, әти-әниләрне балаларына якынайта. 15 сентябрь көнне Арбор авыл китапханәсендә “Туган ягым тарихы” исемле мәдәни дәрес үтте.Әлеге чарада 24 укучы катнашты һәм мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
15 сентябрь көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина өлкәннәребез өчен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында экстремизмга һәм террорга каршы профилактик аңлату максатыннан лекция укыды.
15 сентября 2017 года,Янгуловский филиал №29 , для учащихся (37 учеников) 1-4 классов вручали “Культурный дневник”,под названием “Хочу много знать”.Их ознакомили с дневником и пожелали удачи,пригласили в сельскую библиотеку.
Кенәбаш авыл китапханәсендә “Экстремизмга-юк!”акциясе кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы үтте.
14 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” Проекты кысаларында мәдәният хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә һәм Балтач мәктәбе укучылары өчен мәдәни дәрес үткәрделәр. Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре укучыларны Татарстаныбыздагы һәм районыбыздагы мәдәният учаклары , көндәлек белән эшләү тәртипләре турында әйтеп киттеләр. Район мәдәният үзәге методисты Рәхимә Габдрахманова мәдәнит үзәгенең эшчәнлеге турында сөйләде, балаларны үзәктә оештырылган түгәрәкләргә йөрергә чакырды. Сәнгать мәктәбеннән килгән укыту һәм тәрбия эшләре урынбасары Айгөл Сөләйманова мәктәп тормышы белән таныштырды. Дәресебез Казанның, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының истәлекле урыннары турында баетылган презентация белән үрелеп барды. Балаларга мәдәни көндәлекләр тапшырылды, укучылар дәрестән бик күп мәгълүмәт алып таралыштылар.
Чепья зурлар китапханәсендә терроризм айлыгы кысаларында терроризмның кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату максатыннан "Вместе против террора" исемле стенд эшли, "Терроризм угроза века" исемле китап күргәзмәсеннән китаплар, брошюркалар тәкъдим ителә, ялгыз яшәүче өлкәннәребезнең өйләренә барып аңлату эшләре алып барыла, брошюркалар, белешмәлекләр бирелә.