15 сентябрь көнне Балтач үзәк паркында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина өлкәннәребез өчен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында экстремизмга һәм террорга каршы профилактик аңлату максатыннан лекция укыды.
“Тормыш энергиясе” дип исемләнгән социаль программа кысаларында “Наз” үзәге медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина министеппер тренажерлары белән яңа дәвалану күнегүләре үткәрде. Өлкәннәребез бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик чараларны үткәрүне дәвам итүне сорадылар.