13 сентябрь көнне Борнак авыл китапханәсе милләтара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмның нинди куркыныч афәт булуын аңлату максатыннан, балалар һәм зурлар белән “Без - тынычлык яклы ” исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында кирәкле киңәшләр бирелде. Үзеңне, якыннарыңны ничек куркыныч астына куймаска кирәклеге аңлатылды. Балалар,зурлар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең төпле фикерләре белән уртаклаштылар.Листовкалар,буклетлар таратылды. “Без- экстремизмга каршы” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.