14 сентябрь көнне Пыжмара авыл китапханәчесе яшьләргә “Терроризм-кешелек дошманы” дигән күзәтү үткәрде. Чара барышында китапханәче яшьләргә терроризмның нәрсә аңлатканын,террористларның максатлары нидә икәнлеге хакында сөйләде.Шартлаткыч җайланма урнаштыруның билгеләре белән таныштырды.
11 сентябрьдә Бөрбаш китапханә филиалында 6 сыйныф укучылары белән "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" исемле әңгәмә үтте.
11 сентябрь көнне Кенәбаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныфлар өчен “Да!”здоровому образу жизни”дип исемләнгән лекция укылды.Монда сүз сәламәт яшәү рәвеше алып бару ,спиртлы эчемлекләрнең организмга бик зур зыяны турында барды.Лекцияне авылыбыз фельдшеры Габидуллина Гөлсинә укыды.Балалар үзләре теләгән сорауларга җавап алдылар.