ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

3 апрель көнне Арчада Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең зона туры үтте. Быел районыбызның 16 мәктәбеннән 32 укучы (төрле номинацияләрдә 39 эш) икенче турга узды. Бүген әлеге укучылар Арча шәһәренең 6 нчы санлы мәктәбендә мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты.

Бүген  - 3 апрель көнне районыбызның күренекле шәхесләреннән  тарихчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Гарифҗан Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Диния назәрәте баш казые, районыбызның имам-хатибы, дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кариле авылы тарихын өйрәнүче, мәгариф ветераны, эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева, Карадуган  “Себер тракты тарихы” музее директоры Фирая Зыятдинова,  Норма мәктәбе музее җитәкчесе, төбәкне өйрәнү советы әгъзасы  Фәридә Мөҗипова II Бөтендөнья татар авылларының  һәм төбәкләрдәге  татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашып, тәҗрибә уртаклаша.

    2018-нче елның 13 апрелендә  сәг. 13.00дә   Балтач муниципаль районының 2017 елгы бюджет  үтәлеше проекты  хакында гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.

Россия халкы 1 май бәйрәменә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгы хәбәр итә.

Ял көннәре 29 апрельдә, якшәмбе башланып, чәршәмбе, 2 майга кадәр дәвам итәчәк.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

2 нче апрельдә  Арбор авыл китапханәсендә  кошлар көненә багышланган​ " Кошларда да кеше язмышлары" дигән экологик чара үткәрелде.Кошлар- жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре.Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса жирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр.  Китапханәче балаларга кошларның  табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар  турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр.

27 март көнне Балтач мәктәбе базасында “Фәнгә адымнар-2018” дип исемләнгән республика күләм фәнни-эзләнү конференциясе булып узды. Бу конференциядә республикабызның төрле төбәкләреннән барлыгы 71 укучы катнашты. Укучыларның эшләрен бәяләү өчен Татарстан Республикасының Фәннәр академиясеннән мәртәбәле кунаклар да кайтты:

-Якташыбыз Мазгаров Әхмәт Мазгарович - Фәннәр академиясенең президиум киңәшчесе (советник), академик, техник фәннәр докторы, профессор;

31 март көнне Борнак авыл китапханәсендә “Кошлар-безнең дусларыбыз” исемле “могҗизалар  кыры” уены 1-7 сыйныф укучылары  катнашында үткәрелде.Безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче кошлар белән  таныштыру,кошларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату,файдалы кошларны саклау уңаеннан үткәрелгән чарада укучылар актив катнаштылар.Кошларга багышланган “могҗизалар кыры” уены балаларның күңел күтәренкелеге белән үтте.

2018 елның 30 мартында «Полезный досуг» программасы кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырды.


31
март, 2018 ел
шимбә

31 март көнне Куныр авылы китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары белән, Р. Баттулага 80 яшь тулу уңаеннан “Яшь дусларым Сезнең өчен” дип исемләнгән әңгәмә уздырды.  Укучы балалар Р. Баттуланың тормыш юлы белән танышты, интернет челтәреннән әкиятләрен тыңлады, “Бишек хикәятләре” китабыннан хикәяләрен кычкырып укыдылар.


30
март, 2018 ел
җомга

30нчы мартта  Смәел авыл китапханәсе ,укучы балаларның язгы каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан,1-4сыйныф укучылары һәм аларның әниләре өчен "Башваткыч" уенын уздырды.Уен татар теле һәм мәдәниятына багышланды.Чарада барлыгы 27 бала һәм 12 әни катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International